news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гаилә династияләренең иң яхшы шәҗәрәләрен сайлаячаклар

Зона һәм республика этапларында җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 18 ноябрьдә Татарстанда «Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрә бәйрәме старт алды. Конкурс ике этапта үткәрелә: зона һәм республика этабында. Бу хакта Татарстан Дәүләт архивының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары гаиләләре өчен беренчел сайлап алу этабы Лениногорскида узды. Зона этабы 25 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Казан этабы 23 ноябрьдә узачак.

Зона этапларында җиңүчеләр һәм призерларны дипломнар һәм акчалата бүләкләячәкләр, беренче урыннарны алучылар республика этабында катнашачак.

Конкурста катнашучыларга «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» визит карточкасын матур концерт номеры һәм шәҗәрә презентациясе белән әзерләргә кирәк. Гаилә генеалогик агачы (шәҗәрә) гаилә династияләре тасвирламаларыннан, реликвия һәм коллекцияләре материалларыннан, гаилә тормышыннан кызыклы фактлардан торырга һәм альбом рәвешендә бизәлергә тиеш. 

Республика этабында җиңүчеләр шулай ук дипломнар һәм акчалата призлар алачак. Беренче урын өчен – 130 мең сум, икенче урын өчен – 75 мең сум, өченче урын өчен 45 мең сум акча каралган.

Бәйрәм 2020 елдан башлап ел саен уздырылачак. Республика этабы 15 майга Халыкара гаилә көнендә планлаштырылган. Конкурс турындагы нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә тулырак танышырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100