news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Гает намазы вакыты билгеле булды

“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстанда Гает намазы вакыты билгеле булды
Султан Исхаков

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7 дә укылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рефспублика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

“Рамазан аена кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм, тәмуг ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә, ягъни шайтаннар отпускада, безнең белән нәфесебез генә кала. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot