news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гадиләштерелгән система буенча салым ташламалары вакытын озайтырга җыеналар

Татарстан Хөкүмәте салым салу системасының гадиләштерелгән «керемнәр - чыгымнар» системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен ташламалы ставканы бер елга озайтырга тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты ТР Дәүләт Советына кертелгән.

«Икътисади эшчәнлекнең эшкәртү сәнәгате, электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү, төзелеш төрләре буенча салым салу системасының гадиләштерелгән «керемнәр - чыгымнар» системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен 5 процент күләмендәге салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

«Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында»гы законга үзгәрешләр кертә торган закон проекты Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үстерү өчен эшләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100