news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе гражданнардан тынычлык саклауны һәм хәбәрләрне игътибар белән тыңлауны сорый.

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр
архив

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2 апрельдә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«2 апрельдә төбәк, җирле һәм локаль системалар, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яки барлыкка килү куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шулай итеп, хәбәр иртәнге сәгать тугызларда «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы һәм FM-диапазонлы ун радиостанция аша трансляцияләнәчәк. 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр трамвай һәм троллейбусларда «ПТV-ТРИОН » халыкка мәгълүмат бирү системасы тикшереләчәк.

9.30 сәгатьтән соң Казанда «ИДИС» хәбәр итү системасының 18 җайланмасы һәм Югары Ослан районында шундый биш җайланма эшләтеп җибәреләчәк. Шул ук вакытта Казанда һәм барлык районнарда РСУ-600 һәм РСУ-300 хәбәр итү җайланмалары эшли. Моннан тыш, Казанда һәм барлык муниципаль районнарда электр сиренасы тикшерү узачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе гражданнардан тынычлык саклауны һәм хәбәрләрне игътибар белән тыңлауны сорый. Гадәттән тыш хәлләр булганда куркыныч туу дәрәҗәсен аңлау, Гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм тиешле гамәлләр кылу сезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100