news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда гадәттән тыш хәлләр очрагына тупланган резерв ике тапкыр арткан

Фонд күләме 5,61 млрд сум тәшкил иткән.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Быелның икенче кварталында Татарстанда масштаблы гадәттән тыш хәл булган очракта файдалану өчен тупланган финанс резервлары күләме ике тапкырга диярлек арткан һәм 5,61 млрд сум тәшкил иткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Федераль ведомство материалларында, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, финанс резервлары күләме ике тапкырга һәм аннан да арткан диелә. Бу Забайкалье краенда, Воронеж, Пенза, Саратов өлкәләрендә, Адыгея, Алтай, Бурятия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Амур, Белгород өлкәләренә һәм Яһүд автоном өлкәсенә кагыла.

Быел икенче кварталда гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен Россия төбәкләренең резерв фондлары күләме 3 млрд сумга диярлек арткан һәм 91 млрд сумнан артык тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot