Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Милли кино көннәре акциясе уза
Татарстанда 23-26 апрель көннәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Милли кино көннәре акциясе узачак. Бу хакта millikino.ru сайты хәбәр итә.
«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе 23 апрельдә Алабугада (Иллюзион), 24 апрельдә Әлмәттә («Алмет» үзәге), 25 апрельдә Чаллыда (Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры) һәм 26 апрельдә Казанда (Камал театры) Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.
Акция кысаларында татар әкиятләре мотивлары буенча анимацион фильмнар, «Сосна чабатасы» һәм «Казан җөе» документаль фильмнары, «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы һәм «Шүрәле» фильмының премьера алды күрсәтүләре тәкъдим ителәчәк.
Режиссер Алинә Насыйбуллина үзенең беренче тулы метражлы картинасын - Габдулла Тукай әсәре буенча урманның куркыныч иясе турындагы риваятькә нигезләнгән «Шүрәле» фильмын тәкъдим итә. Мистик картинада Рузил Миңнекәев, Сергей Гилев, Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев һәм башка артистлар төшкән. Фильмны төшерү өчен Татарстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге матур урыннар сайланган.
«Гашыйклар тавы» картинасы - Илдар Юзеевның шул исемдәге әсәре нигезендә төшерелгән шәхси һәм социаль драманы берләштергән роуд-муви. Бу - яшь парлар Сәет белән Ясминәнең мәхәббәт тарихы, алар үзләре өчен символик мәгънәгә ия булган тау башында бер-берләрен мәңге яратачаклары турында ант итә, ләкин язмыш аларны озак елларга аера. Фильмны режиссер, сценарист, язучы, драматург Салават Юзеев тәкъдим итәчәк. Картинаның премьерасы XX «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы кысаларында узды, анда ул «Иң яхшы режиссер» һәм «Иң яхшы сценарист» номинацияләрендә җиңде. Фильм Алма-Ата шәһәрендә XVII Халыкара «Евразия» кинофестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле өчен приз алды. «Гашыйклар тавы» «Чыпчаал» IV милли профессиональ кино премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында (Саха-Якутия Республикасы)Россиянең иң яхшы төбәк милли фильмы дип игълан ителде.
«Казан җөе» документаль фильмының авторлары - режиссер Бай Хәйруллин һәм «Qul eşe» татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы, продюсер Мира Рахмат. Картинада һөнәрчелек традицияләрен саклаучылар, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән яшь белгечләр белән әңгәмәләр тупланган. «Казан җөе» - күн эшләнмәләре тегүнең үзенчәлекле технологиясе - бизәкле тире детальләрен кул белән тоташтыру турында. Татар модасының төп күренешләренең берсе булган татар күн итекләре - читекләр нәкъ шулай тегелә.
«Сосна чабатасы» документаль фильмының режиссеры Рәдиф Кашапов Татарстанда танылган бию турында сөйли. Режиссер халык биюе үсешенең өч этабын күрсәтә. Фильмда аны авылда һәм сәхнәдә башкаралар.
Тамашачылар шулай ук Гөлнара Низамиевадан - анимация, «qul eşe» татар һөнәрләре бюросыннан - Казан чигүе, Алсу Мәгъсумҗановадан татар халык биюе буенча остаханәләрдә катнаша алачак.
Сенсларның тулы расписаниесе белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://millikino.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз