Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты башлана
Татарстан Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектын башлап җибәрә. Бу хакта министрлык телеграм-каналында хәбәр итте.
Проект кысаларында бөтен республика китапханәләре базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Алар һәр атна саен пәнҗешәмбе Тукайның шигъри мирасын уку һәм өйрәнүгә багышланган очрашулар оештырачак. Катнашучылар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендәге әсәрләре белән таныша алачак.
Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле танылган шигыре белән башланып китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз