Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Габдулла Тукай әсәрләре персонажларына косплей фестивале уза
Яңа Кырлай авылында быел көз Габдулла Тукай әсәрләрендәге персонажларга багышланган «Шүрәнбай» косплей фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең Арча муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина хәбәр итте.
«Без «Шурәнбай» фестивален Габдулла Тукай иҗатына һәм мәдәни мирасына багышлыйбыз. Музей комплексларына экскурсияләр, әкият геройларының костюм эскизларын ясау буенча конкурс, грим һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, интеллектуаль уен һәм косплей күрсәтү планлаштырыла», - дип өстәде ул.
Катнашучыларга Тукай әкиятләре буенча музыкаль-бию композицияләре белән чыгыш ясарга һәм персонажларның заманча һәм якты образларын күрсәтергә тәкъдим итәләр.
«Без яшьләр арасында косплей юнәлешенең популяр булуын күрәбез һәм татар брендын үстерергә телибез», - дип ассызыклады Ильина.
«Шүрәнбай» фестивале «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекләре өчен Татарстан Рәисе грантлары конкурсында 150 мең сум күләмендә грант откан.
Хәрәкәтне булдыру турындагы указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге Яшьләр министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика Координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз