news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән

Көн саен Татарстан токсикология үзәгенә бер-ике кеше мөрәҗәгать итә.

 (Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән.

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-реаниматологы, токсиколог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, көн саен Татарстан токсикология үзәгенә гөмбә белән агуланудан шикләнеп бер-ике кеше мөрәҗәгать итә. "Август ахырыннан безгә 20 кеше килде, 12се хастаханәгә салынды", - диде ул.

Нигездә урманнан җыелган маслята (майлы гөмбә) һәм баллы гөмбә белән агуланучылар килә дип билгеләп үтте табиб. Агулануның сәбәбе - бу гөмбәләрне дөрес эшкәртмәү һәм әзерләмәү.

Быел гөмбә белән агуланып үлү очраклары булмаган. Узган ел ал гөмбә белән агулы гөмбәне бутаган ике кеше үлгән.

Гөмбә белән агуланучылар хастаханәдә уртача 3-4 көн ята. Агулану билгеләре - косу һәм эч китү. Агуланучылар сыеклык күп югалта. Табиблар югалган сыеклык балансын тутыру өчен инфузион терапия, шулай ук бавырны саклау терапиясе үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100