Татарстанда Г. Державин шигырьләрен укучылар конкурсы уздырылачак
Бәйге 2 этаптан торачак
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). 17 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр республика күләмендә Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар конкурсы уздыра. Бәйгене бөтенроссия Державин фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.
Конкурста Татарстан Республикасының урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм гимназияләренең 5-11 сыйныф укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Ул ике этапта уздырыла. Бәйгенең I нче этабында, sprt@tatar.ru электрон адресына катнашу турында заявка һәм видеоязма җибәрергә кирәк. Бу этап 17 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
I этап йомгакларын Татарстан Республикасы Язучылар берлеге сайтында (www.sptatar.ru) 20 октябрьдән дә соңга калмыйча урнаштыру ниятләнә.
Конкурсның II этабын исә 28 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында ( Казан ш., Мөштәри ур., 14, тел.236-97-71) уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.