news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фурага бәрелгән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган

Кичә кичке сәгать 11 тирәсендә Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында, Каргалы авылы янында, юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, Huyndai һәм Самара өлкәсеннән килгән Skania фурасы юл бүлешә алмаган. Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль металл өеменә әверелгән, ә йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai автомобиле йөртүчесе имин тизлек режимын сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм Scania автомобиле белән бәрелешкән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобильнең йөртүчесе урында ук үлгән. Фура йөртүчесе медицина ярдәменнән баш тарткан», - дип белдерә һәлакәт шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100