news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фура катнашындагы юл һәлакәтендә бер кеше имгәнгән

Авария кичә республиканың Алабуга районында булган.

Татарстанда фура катнашындагы юл һәлакәтендә бер кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында фура җиңел машинаны бәрдергән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, авария кичә республиканың Алабуга районында булган. Беренчел фаразлар буенча, юлда бозлавык булу сәбәпле, йөк машинасы йөртүчесе туктарга өлгермәгән һәм «Лада» җиңел машинасын бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклыйлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot