news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фура катнашындагы һәлакәттә ике кеше машинада кысылып калган, берсе үлгән

Алабуга районында Владимир өлкәсеннән килгән фура һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән.

Татарстанда фура катнашындагы һәлакәттә ике кеше машинада кысылып калган, берсе үлгән
шаһитлар

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген, 9.30 сәгать тирәсендә М7 юлында  Алабуга районының Лекарево борылышында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда Владимир өлкәсеннән килгән фура һәм «Лада» автомобиле бәрелешкән.

«Ике кеше машинада кысылып калу сәбәпле, коткаручыларны чакырганнар. „Лада“ автомобилендә зыян күрүчеләрнең берсе үлгән, икенчесен ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән», — дип сөйләде шаһитлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot