Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда фура һәм җиңел машина бәрелешкән, бер бала һәм олы кеше зыян күргән
Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Минзәлә районында Юртово һәм Коноваловка авылы арасында трассада җитди авария булган.
«Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, Чиләбе өлкәсеннән килгән DAF фурасы һәм Башкортстаннан «Лада» җиңел машинасы бәрелешкән.
Көчле бәрелүдән йөк машинасы юл читенә ауган. Җиңел машинаның кузовына җитди зыян килгән – аның алгы өлеше җимерелгән, түбәсе һәм ишекләре деформацияләнгән.
«Авария урыныннан ашыгыч ярдәм табиблары җиңел машина йөртүчесен алып китте. Аның кулы һәм аягы сынган. Шулай ук бер яшүсмер дә зыян күргән. Аны урында карадылар», – дип сөйләде шаһитлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз