news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фура, «ГАЗель» һәм җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган

Кичә Татарстанның Яшел Үзән районында ике йөк автомобиле һәм җиңел машина катнашында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Алар трассаның 8нче километрында MAN һәм «ГАЗель» машиналарының Renault Arkana белән бәрелешүе хакында сөйләде.

Шаһитлар әйтүенчә, бер пассажир һәм җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Тагын өч паcсажирны, шул исәптән ике баланы, ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot