news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фура белән җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән, өчесе җәрәхәтләнгән

Татарстанда фура белән җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән, өчесе җәрәхәтләнгән
Фото: Татарстан ДАИ

Бүген 15.36 сәгатьтә Минзәлә районында М7 юлының 1088нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Ford йөртүчесе иминлек тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга һәм Sitrak фурасы белән бәрелешә.

Ford Focus автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры һәлакәт урынында ук үлгән. Тагын өч пассажир җәрәхәтләнгән, алар арасында 7 айлык һәм 15 яшьлек ике бала да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot