news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда фура белән җиңел машина маңгайга-маңгай бәрелешкән: бер кеше үлгән

Җиңел машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы районында юл-транпорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1973 елгы ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге.
Һәлакәт кичә 22.30 сәгатьтә Мәскәү-Чиләбе автоюлының 1277 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, “Фольксваген Туран” автомобиленең 41 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм “Ивеко Стралис” автомобиле белән бәрелешкән.
“Фольксваген” автомобиле йөртүчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Ул тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100