news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фуд-кортларның эшләү тәртибен аңлаттылар

Республика сәүдә үзәкләре, кайбер чикләүләрне үтәп, килүчеләрне кабул итә башлады.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Сәүдә үзәкләрендә фуд-кортларны ачтылар, чөнки Татарстан Министрлар Кабинеты республикадагы барлык рестораннарга һәм кафеларга эшләргә рөхсәт бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә сәүдә үзәкләре, кинотеатрлардан һәм балалар мәйданчыкларыннан башка, ачылды. Җәмәгать туклану зонасын ачу турында да карар кабул ителде», — дип аңлатты спикер.

Авдонина фуд-кортларда, аерым кафелардагы кебек, эпидемиягә каршы чараларны үтәргә кирәк булуны билгеләп узды. Бу — өстәлләр арасында 1,5 метр ара булу, килүчеләр тарафыннан утырган вакытта араны саклау. Моннан тыш, бинаның тулыланышы 50 проценттан артмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot