news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фтизиатрларга кытлык бар – Алексей Алексеев

Узган елда тармакка 9 белгеч эшкә алынган.

Татарстанда фтизиатрларга кытлык бар – Алексей Алексеев
Александр Эшкинин

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда туберкулезны дәвалаучы медицина кадрларына ихтыяҗ бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев хәбәр итте.

Баш табиб профильле дәвалау учреждениеләренең кадрлар белән 60 процент дәрәҗәдә тәэмин ителүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, кадрлар мәсьәләсе аеруча кискен торган шәһәр һәм районнар да бар. “Кайбер урыннарда кадрлар һәм табиблар белән тәэминат 40-45 процент кына. Узган елда яңа 9 белгечне эшкә алдык, шул исәптән 6 сы Республика туберкулезга каршы диспансерда эшли. Тагын өчесе филиалларга җибәрелде”, - диде Алексей Алексеев. Ул быел тагын 4 яңа белгеч көтелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100