news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Француз теленең ресурс үзәге ачылды

Чит телләр кафедрасы доценты Галина Матушевская әйтүенчә, французлар белән россиялеләрнең менталитеты уртак.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Кичә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Франция илчелеге арасында килешү нигезендә Француз теленең ресурс үзәге ачылды. Бу үзәкнең эшчәнлеге турында сорауларга Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы доценты Галина Матушевская җавап бирде.

“Француз теле белән кызыксыну беркайчан да кимемәде”

“Без турыдан-туры студентлар белән эшлибез һәм француз теленә карата кызыксыну кимеде дип әйтә алмыйм. Алар рәхәтләнеп француз телен сайлыйлар һәм шул телдә сөйләшәләр. Иң беренче чиратта, аларны француз теленең матур яңгырашы кызыктыра”, - ди Галина Матушевская.

“Россиядә дә, Франциядә дә соңга калып йөриләр

“Без укыту барышында һәрвакыт мәдәниятара, менталитетара аерымлыкларга басым ясыйбыз. Хәзерге дәрелекләрдә дә бу момент бик яхшы искә алынган. Мәсәлән, Россиядә кешене кунакка чакырсалар, без вакытында килергә тиеш (кайвакыт соңга да кала ала), ә Франциядә һичшиксез 10-15 минутка соңга калырга кирәк. Нәрсә алып килергә дигәндә Россиядә дә, Франциядә дә бертөрле дяирлек: чәчәкләр, конфетлар. Франциядә кунакка килгәч, аяк киемен салмыйлар, ә Россиядә киресенчә. Өстәл артында утырып сөйләшергә ике илдә дә бик яраталар. Тормыш-көнкүрештә мондый моментлар безне бик якынайта”, - дип аңлатты Галина Матушевская.

Француз теленең ресурс үзәге эшчәнлеге Интернетта күрсәтелеп барачак. Үзәкнең җитәкчесе Ирина Балабанова барлык укытучылар белән дә шәхси таныш һәм мәгълүмат студентларга алар аркылы да тапшырылачак. Шулайк ук үзәкнең урнашу урыны да бик уңышлы, чөнки бөтен дәресләр дә КФУ ның икенче корпусында үтә һәм студентлар үзләре дә шушы үзәккә шәхси керә ала. 

“Инициатива Франция илчелегеннән булды“

Франция илчелегенең “Россия Федерациясене университетларының лингвистик партнерлыгы” дигән оешмасы бар. Ресурс үзәге шул оешма планының бер өлешен тәшкил итә. Бу килешү өчен UNIVERSUM+ компетенцияләр үстерү үзәге директоры Донецкая Ольга Игоревна, тышкы элемтәләр проректоры Латыпов Ленар Наил улы зур тырышлык куйды. Университет Франция илчелегенең лингвистик партнерына әйләнгәч, бу хезмәттәшлеккә этәргеч бирер өчен ресурс үзәге ачылды. Шулай итеп, Франция үз ягыннан мәдәниятара багланышларга, француз теленең алга барышына ярдәм итә”, - дип башлады сүзен Галина Матушевская.

Университет тарафыннан ресурс үзәге өчен КФУ ның икенче корпусының өченче катында бүлмә бирелгән. Биредә интерактив такта, компьютерлар, зур булмаган, әмма кыйммәтле әдәби фонд, стажировкалар турында мәгълүмат урнаштырылган. Ресурс үзәге монда 10 ел эшләп килгән “Альянс Франсез – Казань” оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Бу дәүләт оешмасы түгел, ә Франциянең Мәскәүдә урнашкан илчелегенә карый. Хәзерге көндә “Альянс Франсез – Казань” бөтен дөнья буенча 140 тан артык илдә үз эшен алып бара.

 

“Бездә барлык мөмкинлекләр дә бар”

“Татарстан Республикасында “Алгарыш” исемле зур стипендия программасы бар. Ул студентларга магистратурага, аспирантурага укырга барырга ярдәм итә. Франция илчелеге бу программа белән дә элемтәдә тора”, - ди Галина Матушевская.

Аның әйтүенчә, ресурс үзәгендәге һәрбер программа Франциягә укырга бару өчен, телнең белү дәрәҗәсен дәлилләүне күздә тота, ә аны раслый торган документ – ул халыкара диплом. “Француз теленнән имтиханны һәм халыкара дипломны “Альянс Франсез – Казань” да алып, ә имтиханга әзерлекне бездә үтәргә мөмкин. Безнең университет группаларында укучылар халыкара класслы дәреслекләр белән шөгыльләнә, укытучылар үзләре дә барлык кирәкле әзерлекне үткән”, - диде Галина Матушевская.

Студент Франциягә бару белән уку йортында, дуслары белән иркен инглиз телендә аралашырга мөмкин, әмма көндәлек тормышта ул барыбер француз теленнән башка гади генә эшләрне дә башкара алмый. Шуңа күрә Казан (Идел буе) федераль университетында берничә тел белү сәясәте алга сөрелә. “Безнең университетта ел саен “Полиглот” конкурсы үтә. Студентлар үзләрен 1, 2, 3 телдә тәкъдим итә ала. Әлбәттә аларның һәр телне белү дәрәҗәсе аерылырга мөмөкин, әмма без студентларның булдыра алганча, күбрәк тел өйрәнү омтылышлырын хуплыйбыз. Франция үзе дә һәрвакыт стажировка, төрле мәгариф проектларын тәкъдим итеп тора. Бу да бик мөһим”, - дип сөйләде Галина Матушевская.

“Башка илләр бездән үрнәк ала”

Кафедра доценты әйтүенчә, Франциянең безнең Республика белән кызыксынуы иң беренче чиратта, аның хәзер чәчәк атуы белән бәйле. Беренчедән, Казанның үзендә инфраструктура бик яхшы. Икенчедән, Татарстан Республикасында динара, милләтара тату яшәү башка дәүләтләр өчен үрнәк булып тора. Бүгенге көндә Франциядә һәм Көнбатыш Европада бу бигрәк тә кискен мәсьәлә. Ике халыкның дин һәм мәдәният күршелеге өченче бер мәдәният формалашуга этәргеч бирә. Франциядә безгә бик кызыксынып киләләр. Аларны безнең табигать, милли ризыкларыбыз, Сабантуй кебек бәйрәмнәр, монда яшәгән татар, рус халкының дустанә мөнәсәбәте җәлеп итә, ди ул.

“Ике мәдәният арасында багланышлар күптәннән килә”

Быел 3-5 октябрьдә Француз теленең ресурс үзәге “Россиядә Франция мәдәниятен укыту мәсьәләләре” исемле семинарга бара. Монда француз шагыйрәсе белән очрашу булачак. Ул башка бер XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында Франциядә яшәгән шагыйрәнең бер әсәрен һәм А.С. Пушкинның танылган Татьянаның Онегинга хатын чагыштырып китерә. Француз шагыйрәсе үз шигырен Пушкиннан күпкә иртәрәк яза. Яшь кызның бу вакытта кичергән хисләре универсаль һәм А.С. Пушкин моннан үз максатында файдалана.

“2010 елда бездә “Транс-Себер экспрессы” дип аталган әдәби поезд үтте. Ул Казан аркылы да узды һәм бездә кунакта атаклы француз язучылары булды. Кызганычка каршы, француз әдипләренең Казан турында язылган әсәрләре әлегә рус теленә тәрҗемә ителмәде, әмма миндә ул 3-4 китап бар һәм аларның хатирәләре бик кызыклы”, - ди Галина Матушевская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100