Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда фото һәм видеофиксация камераларына һөҗүм итүнең 9 очрагы теркәлгән
2019 елның беренче яртысында полицейскийларны мыскыл иткән һәм көч кулланган өчен 13 җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда фото һәм видеофиксация комплексларына һөҗүм итүнең 9 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Июль аенда Ижевскида яшәүче берәү фоторадар комплексына аңлы рәвештә зыян китергән, шуннан соң аны үз машинасына салган һәм билгесез юнәлештә качып киткән. Тикшерү чаралары барышында ир тоткарланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды», – диделәр ЮХИДИдә.
Моннан тыш, полицейскийларга буйсынмаган өчен ел башыннан 82 кеше административ җаваплылыкка тартылган (аларның 36сы 15 тәүлеккә кадәр кулга алынган). Узган елның шул ук чорында мондый 71 очрак теркәлгән булган.
Шулай ук хакимият вәкилләренә карата мыскыл итү һәм көч куллану очраклары да ешайды. 2019 елның беренче яртысында мондый хокук бозулар өчен 13 җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз