news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана

Дүшәмбе көнне, 15 августта, Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Форумның беренче сменасы (ул «Профессионаллар» дип атала) Биләр тыюлыгы территориясендә ачыла. Сменада Россиянең 120 һөнәри белем бирү оешмасыннан 400 студент катнашачак. Алар үзләрендә лидерлык һәм инициативалылык күнекмәләрен үстерә, стратегик фикер йөртү сәләтен формалаштыра, командалар белән идарә итәргә, партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, креативлык күнекмәләрен булдыра һәм бизнес-проектларын гамәлгә ашыра алачак.

Бу көнне форум мәйданчыгы буйлап тур оештырылачак, шулай ук сменаның программасы һәм чаралар планы тәкъдим ителәчәк.

Быел форум өч смена форматында 15-31 августта үткәрелә, ул Россиянең барлык югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларын берләштерер дип көтелә. Сменалар өч максатчан аудиториягә (һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен - «Профессионаллар», югары уку йортларында белем алучылар өчен - «Университетлар» һәм барлык уку йортлары студентлары өчен – «Берләшмәләр») бүленгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100