news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Форд Фокус» автомобиле 12 яшьлек велосипедчы кызны бәрдергән

Егылган вакытта, кыз машинаның алгы пыяласына шундый каты килеп бәрелгән, хәтта пыяла ватылган.

Татарстанда «Форд Фокус» автомобиле 12 яшьлек велосипедчы кызны бәрдергән
Валентин Кулагин

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда «Форд Фокус» автомобиле 12 яшьлек велосипедчы кызны бәрдергән. Агентлыкның Чаллыдагы үз хәбәрчесе «Татар-информ»га шулай дип белдерде.

Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчы яртыда республиканың Тукай районы Бәтке авылының Үзәк урамында булган.

«Форд Фокус» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе, имин тизлек һәм дистанция сакламыйча, урам буйлап велосипедта барган 12 яшьлек кызны таптаткан.

Егылган вакытта, кыз машинаның алгы пыяласына бәрелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны Чаллыдагы бер хастаханәгә озатканнар. Автомобильне штрафстоянкага алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot