news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Флагым белән горурланам» патриотик акциясе узды

«Флагым белән горурланам» патриотик акциясе кысаларында Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге волонтерлары Татарстан халкына Россия флагы төсләрендәге тасмалар өләште. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хверонин яза.

Республикада барлыгы 3 меңгә якын шундый тасма таратылды, дип сөйләде «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау яшьләр республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов.

«Тасмаларны без Казанның ике ноктасында, Чаллыда һәм Алабугада таратабыз. Төп бурыч — Россия көне һәм герб белән беррәттән илебезнең төп символы булган флагыбызга игътибар җәлеп итү», - дип белдерде Камалетдинов.

Россия флагының Петр I чорына барып тоташучы һәм шул исәптән илнең хәзерге тормышыннан эпизодларны үз эченә алучы бай тарихы бар, дип өстәде ул.

Шулай ук Камалетдинов акциянең мәгънәсе масштаб түгел, ә дәүләт символларына игътибар җәлеп итүдән гыйбарәт, дип ассызыклады.

«Россиядә традицион символларга кызыксыну яңадан торгызылганга күрә, традицион мәдәниятебезгә карата кызыксыну да кире кайта. Яшьләребезнең символикага карата кызыксынуын да кайтарырга телибез. Әйтик, аниме билгесе урынына укучы рюкзагына флаг төсләре белән тасма бәйләсен иде», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Тимур Камалетдинов фикеренчә, мондый алым гади кешеләрнең көндәлек тормышына акрынлап илебез символларын кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100