Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «ФИЗРА» үзәкләре 95 процентка әзер
Татарстанда Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә «ФИЗРА» физкальтура-сәламәтләндерү спорт үзәкләре төзелеше төгәлләнеп килә. Объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы кысаларында шәхси инвестицияләр җәлеп итеп сафка бастырыла. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Безгә спортның зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен генә түгел, ә район үзәкләрендә яшәүчеләр өчен дә үтемле булуы мөһим. Әлмәттә һәм Чаллыда төзелгән, шулай ук Казанда һәм Яшел Үзәндә төзелеп килә торган комплекслар – меңләгән кеше өчен өе янында гына уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Дәүләт һәм бизнес бергәләп Татарстан халкын физик культура белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә», – диде Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.
Хәзерге вакытта объектларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ике проектның да инвесторы – «ФИЗРА» компаниясе. Бер комплексның гомуми бәясе 350 млн сум тәшкил итә. Киләчәктә халык футбол, волейбол, баскетбол һәм көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак.
Бу Татарстанның дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып проектларны гамәлгә ашыруда беренче генә тәҗрибәсе түгел. 2023-2024 елларда шул ук сценарий буенча Әлмәттә һәм Чаллыда шундый ук ике «ФИЗРА спорт үзәге» комплексы төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
Татарстан илдә спорт объектларын төзү өчен дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнарын актив куллана башлаган төбәкләренең беренчеләреннән булды. Бу төбәк һәм муниципаль бюджетларны артык йөкләмичә, халык өчен якын-тирәдә генә заманча спорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз