Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда физкультура һәм спорт белән 1 миллион 419 мең кеше шөгыльләнә
Белгечләр мәгълүматы буенча, бу сан республика халкының 39,83 процентын тәшкил итә.
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстанда физкультура һәм спорт белән 1 миллион 419 мең кеше шөгыльләнә. Бу сан республика халкының 39,83 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны Бөгелмәдә районара семинар-киңәшмәдә җиткерәләр. Анда Бөгелмә табиблары, балалар табиблары, Республика медицина профилактикасы үзәге вәкилләре, терапевтлар, республиканың төрле районнарыннан дәвалау физкультурасы инструкторлары өйрәтү семинарында катнашты. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр сәламәтлеген табиб контролендә тоту, республика халкын медицина хезмәте белән тәэмин ителеш, ГТО нормативларын тапшыру һәм Татарстанда медицина учреждениеләрендә реабилитацияләү мәсьәләләре каралган.
Нәтиҗәдә, белгечләр үзләре өчен берничә бурычны билгеләгән: спорт медицинасы буенча кадрлар әзерләү, әйдәп баручы спортчыларга медицина хезмәте күрсәтүдә яңа методлар булдыру һәм куллану, физик мөмкинлекләре чикле спортчыларгы медицина ярдәме күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, күп кенә авыруларны дәвалаганда дәвалау физкультурасын куллану.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз