news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда физика, математика, информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды

Татарстанда физика, математика, информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды, алар 2025 елда бүлеп биреләчәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Физика-математика профиле укытучылары өчен грант түләүләре - 300 000 сумнан 344 828 сумга, физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре өчен – 240 000 сумнан 275 862 сумга, ә физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен 90 000 сумнан 103 448 сумга кадәр артты.

Шул ук вакытта, грант алучыларның саны үзгәрешсез калды: физика-математика профиле укытучылары (100 кеше), физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре (100 кеше), физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре (150 кеше).

Татарстан Хөкүмәте грант конкурсын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел май аенда гамәлгә куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot