Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда физика һәм химия укытучылары 345 мең сумга кадәр түләүләр ала алачак
Татарстанда физика, математика, информатика һәм химия укытучылары өчен акчалата бүләкләү шартларын үзгәртергә планлаштыралар. Республика Министрлар Кабинеты карарлары проектлары берничә номинация буенча түләүләр санын арттыруны һәм аларның күләмен ачыклауны күздә тота, хәзер алар коррупциягә каршы экспертиза уза.
Физика-математика профиле педагоглары өчен һәркайсы 344 828 сумлыкн 190 түләү карала. Яшь укытучылар 275 862 сумлык 50гә кадәр түләү ала алачак. Тагын бер номинация физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен кертеләчәк: аның буенча 103 448 сумлык 301 түләү каралган.
Физика-химия укытучылары өчен аерым түләүләр билгеләнәчәк. Бу категориядә 155 укытучыга 345 меңәр сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Яшь педагогларга 288 мең сумлык 50гә кадәр түләү каралган.
Үзгәрешләр шулай ук бүләкләүгә дәгъва итүчеләрнең рейтинг исемлекләренә дә кагылачак: аларда урыннар саны яңа түләү лимитлары нигезендә артачак. Сүз Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре педагоглары турында бара.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз