news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда физика һәм сәнгать дәресләре кабинетларын җиһазландыруга 20 млн юнәлтеләчәк

Татарстанда физика һәм сәнгать дәресләре кабинетларын җиһазландыруга 20 млн юнәлтеләчәк
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булган «Иң яхшысы – балаларга» федераль проекты буенча эш 2026 елда да дәвам итәчәк. Быел программаның төп юнәлеше – мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хакимият физика, музыка һәм рәсем сәнгате буенча профильле кабинетлар өчен заманча укыту һәм тәрбияләү чаралары сатып алырга планлаштыра.

Мәктәп кабинетларын модернизацияләүгә республиканың 2026 елга берләштерелгән бюджетында 19,7 млн сум акча бүлеп бирелгән. Финанслау күбесенчә федераль трансфертлар хисабына башкарылачак: Мәскәүдән бу максатлар өчен 14,4 млн сум күчереләчәк, калган өлеш төбәк казнасыннан өстәләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot