news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләрен расладылар

Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләрен расладылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда физика һәм биология буенча вакытыннан алда БДИ нәтиҗәләре расланды, алар буенча имтиханнар 31 мартта узды. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Физиканы вакытыннан алда ике катнашучы тапшырды, аларның уртача нәтиҗәсе 44 балл тәшкил итте. Биологияне ун кеше сайлады, бу фән буенча уртача балл – 58.

Куелган баллар белән килешмәү турында апелляцияләрне 16 һәм 17 апрельдә катнашучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән мәгариф оешмаларында бирергә мөмкин.

Бу предметлар буенча апелляцияләрне карау 21 апрельгә билгеләнгән. Ул Казанда Боевая урамы, 13 йорт адресы буенча һәр мөрәҗәгать итүчегә катгый билгеләнгән вакытта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot