news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле дип танылган кешеләр саны кимегән

Статистика мәгълүматлары шул хакта хәбәр итә

 (Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 3 декабрь бөтен дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак билгеләп үтелә. 1-10 декабрь көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге уздырыла.

Бүгенгесе көндә Россиядә 13 миллионга якын физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, шуларның 320,8 меңе Татарстанда гомер кичерә. Алар арасында 14,7 мең бала да бар.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, быел сентябрь аена Татарстанда медицина социаль экспертиза Баш бюросына инвалидлык төркемен билгеләү өчен 43,4 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 40 меңгә якыны физик мөмкинлеге чикләнгән кеше дип танылган, бу, узган елның 9 ае белән чагыштырганда, 7,1 процентка кимрәк.

Инвалидлыкны билгеләү өчен беренче тапкыр медицина социаль экспертиза Баш бюросына 16,4 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Бу шулай ук, узган елның 9 ае белән чагыштырганда, 2,4 процентка кимрәк. Балалар арасында да бу күрсәткеч кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot