news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фирма җитәкчесе суд каршына басачак

Татарстанда фирма җитәкчесе (производствода аның гаебе белән эшченең гомере өзелгән) суд каршына басачак.

Тикшерү версиясе буенча, аның фирмасы автоцистерналар ремонтлаган.

Узган елның декабрендә ул иминлек кагыйдәләре турында хәбәрдар булмаган ике хезмәткәрне эретеп ябыштыру эшләренә җәлеп иткән.

Эш вакытында цистернаның начар чистартылуы аркасында ягулык-һава катнашмасы бүленеп чыккан, бу бер эшченең үлеменә китергән һәм икенчесенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Җинаять эше тикшерү өчен судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot