news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фирма директоры 161 млн сум салым түләмәгән өчен хөкем ителәчәк

Татарстанда фирма директоры 161 млн сум салым түләмәгән өчен хөкем ителәчәк.

ТР Прокуратурасында сөйләүләренчә, 2020 елның гыйнварыннан 2023 елның мартына кадәр оешманың 40 яшьлек җитәкчесе акча күчерү турында ялган күрсәтмәләр әзерләгән, шулай ук декларациягә ялган мәгълүматлар керткән һәм шуның белән салым түләүдән качып калган.

11 млн сумнан артык зыянны директор үз теләге белән каплаган, аның күчемсез милкенә арест салынган. Җинаять эшен инде судка җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot