news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фин технологияләренә нигезләнеп урамнарны чистартучы махсус техника җыелачак

Бүген Лахти шәһәрендәге инновацияле технологияләр үзәге белән Лениногорскидагы “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” инновация технопаркы арасында шушы хакта хезмәттәшлек Меморандумы имзаланды

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Киләчәктә республика шәһәр-районнары урамнарын чистартуда фин технологияләренә нигезләнгән махсус техника кулланылачак. Аны Финляндия компанияләре ярдәмендә Лениногорскида җыю мөмкинлеге бар. Моңа бүген Лахти шәһәрендәге инновацияле технологияләр үзәге белән “Идея” технопаркының Лениногорскидагы бүлендек предприятиесе “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” инновация технопаркы арасында имзаланган хезмәттәшлек Меморандумы җирлек бирә. Документ бүген Казанда Татарстан-Финляндия эшлекле форумы кысаларында имзаланды.

Урамнарны чистартуда кулланылачак махсус техника “КАМАЗ” шассие базасында җыелачак.“Бу үзебездә җитештерелгән автомобильләрне фин технологияләрен кулланып эксплуатацияләү буенча экологик проект. Производствоны Лениногорскида урнаштыру төбәкнең уңайлы логистик урыны белән бәйле. Анда җиһазландырылган әзер җитештерү мәйданнары, махсус персонал бар”, - ди “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” технопаркы генераль директоры Роберт Ильясов. Хәбәрчебез белән булган әңгәмәсендә ул, проектны быелдан гамәлгә ашыра башлаячакларын хәбәр итте. Әлегә беренче кварталда фин технологияләре белән бер автомобильне генә җиһазландыру күздә тотыла. “Аны Санкт-Петербургтагы күргәзмәдә тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Демонстрацияләп, декларацияләгәч, контракталар рәсмиләштерү белән шөгыльләнәчәкбез”, -ди Роберт Ильясов. Аның белдерүенчә, сөйләшүләр тәмамланмаганга, әлегә бу уртак проектның гомуми суммасы турында сөйләргә иртәрәк. Шулай да ул аның Финляндия һәм Татарстан ягыннан тигез өлешләрдә финанслану ихтималын кире какмады.

Техниканың Татарстанда җыелуы, өстәмә кыйммәтнең республикада калуын тәэмин итәчәк, икенчедән яңа эш урыннары барлыкка килә. Беренче этапта 30 эш урыны булдырылса, проект куәтенә чыккач, эш урыннары 100 гә җитәчәк. Әлеге проект буенча җентекле сөйләшүләр бу минутларда “Идея” технопаркында дәвам итә. Роберт Ильясов белдерүенчә, сөйләшүләр буенча беренче конкрет нәтиҗәләр хакында бер айдан соң сөйләргә мөмкин булачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100