news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Фикрәт Табиевны искә алалар

Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып 19 ел эшләгән сәясәтченең шәхси архивы республикада сакланмый.

Татарстанда Фикрәт Табиевны искә алалар
Рамиль Гали

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 19 ел Татарстан өлкә комитетында беренче секретарь булып эшләгән Фикрәт Табиевның шәхси архивы республикага тапшырылмаган. Бу хакта“Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан дәүләт архивының күргәзмәләр һәм нәшер итү эшчәнлеге буенча бүлек җитәкчесе Гүзәл Фәизова әйтте. Архив фондларында танылган сәясәт эшлеклесенең Татарстан чорына караган эшчәнлеге, тормышына нисбәтле документлар саклана, диде ул.

Быел 4 мартта дәүләт һәм партия эшлеклесе Фикрәт Табиевның 90 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан бүген Татарстан Дәүләт архивы “Татар-информ” агентлыгына Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фикрәт Табиевка багышланган махсус күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә Табиевның төрле сәясәтчеләр, космонавтлар, дәүләт эшлеклеләре, зур төзелешләргә нигез салган мизгелләрне чагылдырган тарихи фотолар тәкъдим ителде. 

Ф.Табиев үз заманында Россиядә өлкә комитетын җитәкләгән иң яшь сәясәтчеләрдән саналган. Ул 1960-79 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли. 1979 елда Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең шәрәфле ватандашы.

Шунысы да игътибарга лаек, Казан шәһәр башкарма комитетының 2017 елның 15 февралендәге 372 санлы карары белән “Идел-Пресс” матбугат-нәшрият комплексы янындагы скверга Фикрәт Табиев исемен йөртә башлады. Күптән түгел генә режиссер Юрий Гвоздь “Фикрәт Табиевның шәхси эше” дип аталган документаль фильмда төшерде. Аның турында берничә китап дөнья күргән.

Татарстан өлкә комитетында 19 ел хезмәт куйган Ф.Табиевның эшчәнлеген киң колачлап күрсәткән документлар,тарихи фотолар чыннан да шактый күп, ди архив хезмәткәрләре.

“Дәүләт архивында Табиев эшчәнлеген яктырткан комплекслы документлар саклана, - ди Гүзәл Фәизова. - Ф.Табиев үз куллары белән тамгалап калдырган, аның турындагы китаплар да бар. 20 елга якын эшләү дәверендә, республика зур үсеш кичергән. Ул оста икътисадчы булган, һәр адымын, гамәлен уйлап башкарган. Табиев машина төзү, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес. Аның җитәкчелегендә нефтьнең яңа чыганаклары ачыла, Түбән Кама шәһәренә нигез салына, анда зур заводлар эшләп китә. Камаз автомобиль заводы, Казанда “Казаноргсинтез” заводы төзелә. Силикат кирпеч җитештерү заводы ачыла, цирк, Спорт сарае, стадион, Дәүләт Советы бинасы, “Татарстан” кунакханәсе дә нәкъ менә Табиев идарә иткән чорда төзелә. Табиев 2008 елда безнең архивта да булып китте. Шәхси архивын сораган идек. Әмма хәзерге вакытта әлеге архив бездә түгел, мөгаен, балаларында сакланадыр. Әлегә шәхси архивын Татарстанга кайтару турында сөйләшүләр алып барылмый."

Гүзәл Фәизова белдергәнчә, архивта сакланучы материаллар, фотолар киләчәктә Татарстан архивы оештырган төрле проектларда да урын алачак. Чөнки республика үсеше Табиев эшчәнлегенә тыгыз бәйләнгән.

Белешмә: Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында Рәзән өлкәсе Ирмеш районы Әҗе авылында туган. 1946-1951 елларда ул В.И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Фән өлкәсенә кереп китеп, 1955-1957 елларда КДУ да доцент, мөгаллим булып эшләгән. 1957-1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкарган.

1960 елда Семен Игнатьевны алыштырып, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып билгеләнә.

1979-1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче булып тора. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Фикрәт Табиев бик күп дәүләт бүләкләре белән ия шәхес. Ул “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, “Октябрь революциясе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары, биш “Ленин ордены” белән бүләкләнгән.

Фикрәт Табиев 2015 елның июнендә вафат булды һәм Мәскәүнең Данилов зиратында җирләнгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100