news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда февраль башында нормадан 6 градуска җылырак була

Татарстанда февраль башында нормадан 6 градуска җылырак була
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Февральнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 6 градуска югары булачак. Бу хактагы фаразны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Республикада 1-10 февральдә климатик норма -12,1 градус, Казанда -11,2 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача һава температурасы -6,1 һәм -5,2 градус көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге белдергәнчә, гомумән февраль дәвамында Татарстан территориясендә уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югары була. Казанда норма -9,7 градус, ә төбәктә -10,7 градус тәшкил итә.

Айлык явым-төшем климатик нормага якын булачагы фаразлана (Казанда 34 мл, республикада 26 мл).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100