news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фермерларның VIII съезды узачак

13 мартта Татарстан фермерларының VIII съезды узачак. Бу көннәрдә аңа киң колачлы әзерлек эшләре бара

(Казан, 3 март, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). 13 мартта Татарстанда Россиядә фермерлык хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган ТР фермерларының VIII съезды узачак. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Татарстанда 3,5 меңнән артык фермер хуҗалыгы исәпләнә, аларның 400 мең гектардан артык җире бар. Фермер хуҗалыкларында – 64530, крестьян хуҗалыкларында 304663 баш мөгезле эре терлек асрала. Тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 51 проценттан артыгы Татарстан фермерлары өлешенә туры килә.
Съездга Татарстанның фермер хуҗалыкларын тәкъдим итүче 150 делегат җыелачак. Форум барышында Россиядә фермерлар хәрәкәтенең 20 еллыгына нәтиҗәләр ясау, тупланган тәҗрибәне анализлау һәм аны Татарстанда гамәлгә ашыру юлларын билгеләү күздә тотыла. Съезд барышында шулай ук кризиска каршы программа расланачак, аңа авылдагы хуҗалык итүнең кече формалары, шул исәптән фермер хуҗалыклары җәлеп ителгән. ТР Хөкүмәтендә хуҗалык итүнең кече формаларына басым ясыйлар, чөнки алар ТР агросәнәгать комплексына кризистан чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Съездда ТР Сәүдә–сәнәгать палатасы, ТР Эшкуарлыкны үстерү ассоциациясе, ТР Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты, республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot