news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фермерлар 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсенә 1,2 млрд сумнан артык продукция саткан

Татарстанда 10 сентябрьдән башлап, 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган, аларда фермерлар 1,2 млрд сумлык продукция саткан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Ярминкәләрдә сатып алучылар өчен продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителә. Анда бәрәңге, суган, кишер, шикәр, ашлык, сөт, ит, казылык продукциясе, сыр, бал һәм башка азык-төлек сатыла.

Уздырылган ярминкәләрдә республика халкы 15 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 9,7 мең тонна бәрәңге, 192,2 тонна сөт, 1,2 мең тоннадан артык ит, шул исәптән 770,5 тонна сыер ите һәм 1,5 млн данә йомырка сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарының икешәр, Түбән Каманың өч мәйданчыгында уза. Моннан тыш, республиканың 26 районында ярминкәләр төрле вакытта оештырыла. Сәүдә мәйданчыклары эшенә 32 район һәм 12 меңнән артык транспорт җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot