news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү өчен грантка гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлый.

Грант крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен бирелә. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.

Гаризалар һәм документлар 2023 елның 27 гыйнварыннан 27 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100