Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Фермер мәктәбе» проектында җиңгән 35 кеше грант ала алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проекты сайлап алу конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Яңа агымны тыңлаучыларны эксперт жюри сайлап алды. Бишенче агымда 22 муниципалитеттан 35 яшь фермер катнашты. Шулар арасыннан 25 кеше «Кооперация» юнәлешендә, ә калганнары «Балыкчылык» юнәлешендә укыячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
«Фермер мәктәбе»ндә укулар инде киләсе атнада башлана. Катнашучыларны 288 сәгатьлек «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» һөнәри яңадан әзерләү программасы көтә», диелә хәбәрдә.
Программага теоретик дәресләр һәм республиканың уңышлы фермер хуҗалыкларында күчмә мастер-класслар керә. Укулар бизнес-план яклау белән тәмамлана. Белем бирү проектын тәмамлаучыларга грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге дипломнар тапшырылачак.
Мәктәптә уку шулай ук грант программалары ярдәме алырга теләүчеләр өчен өстәмә өстенлекләр бирә. Сүз «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының «Агростартап» программасы турында бара.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз