news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтә торган 27 юл төзеләчәк

Бу максатларга 210 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтә торган 27 юл төзеләчәк
Михаил Захаров

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда фермер хуҗалыкларына илтүче 27 юл төзү ниятләнә. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин юл төзү өчен 210 млн сум акча бүлеп бирелүен белдерде. Ул 2011 елдан “Фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына юллар кору” программасы буенча барлыгы 235,9 км озынлыкта 479 юл төзелгәнен әйтте. Бу эшләр өчен 2 632, 3 млн сум акча сарыф ителгән.

Артем Чукин, быел, шулай ук, республиканың бакчачылык ширкәтләренә илтүче 26,3 км озынлыкта 19 юл төзеләчәген әйтте. Моңа 300 млн сум акча каралган. Былтыр исә, 35 километрга якын 24 юл төзелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot