news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фермадагы янгыннан 200 сыерны коткарганнар

Фермадагы котельная бүлмәсендә суыткыч җиһазына ут капкан булган.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген республиканың Балтач районындагы Улысъял авылында сыер фермасында янгын чыккан.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртәнге уннар тирәсендә шаһитлар мөгезле эре терлек фермасы түбәсеннән чыккан төтен турында 101 номерына хәбәр итә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр котельная бүлмәсендә суыткыч җиһазы януын ачыклый. Янгын мәйданы 100 квадрат метрны тәшкил иткән.

Коткаручылар килгәнче, ферма эшчеләре 200 сыерны урамга чыгарып өлгергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100