Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда федераль трассаларны яктыртуга ике елда 256 млн сум юнәлтеләчәк
Татарстанда федераль автомобиль юллары участокларын яктыртуга ике елда 256 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.
«Автомобиль юлларын яктырту программасы өстенлекле булып тора. Тукталышларны, җәяүлеләр кичүләрен, хәрәкәт күп булган аеруча куркыныч участокларны яктырту өчен 2026-2027 елларга акча бүлеп бирелде», - дип сөйләде ул.
Мәсәлән, М7 трассасының Казаннан Шәле авылына кадәр өлешендә һәм Казан – Оренбург автоюлының кайбер участокларында яктырту җайланмалары урнаштыру планлаштырыла, дип аңлатты Минһаҗев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз