news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда федераль трассаларны 137 берәмлек махсус техника кардан чистарта

Татарстанда федераль трассаларны 137 берәмлек махсус техника кардан чистарта
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстанда федераль автомобиль юлларын кардан чистарту өчен 137 берәмлек махсус техника, шул исәптән 94 катнаш юл хезмәте машинасы, кар чистарту җайланмасы булган 16 трактор һәм 27 төягеч машина кулланыла. Бу хакта «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Федераль автомобиль юлларында хәрәкәтнең иминлеген тәэмин итү өчен юллар бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә. Юлларны кардан чистарту өчен юл техникасы җәлеп ителде», - диелә хәбәрдә.

Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл һәм Ульяновск өлкәсендәге федераль автомобиль юлларында барлыгы 263 берәмлек кар җыю техникасы эшли.

Машина йөртүчеләрне юлларда аеруча игътибарлы булырга чакыралар.

Федераль юлларда штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта 8(843)273-54-08 телефоны аша «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе»нең тәүлек әйләнәсе эшли торган диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 27-28 гыйнварда Татарстанда, Чувашиядә, Марий Элда, Удмуртиядә һәм Ульяновск өлкәсендә һава торышы шартлары начараю көтелә. Көчле кар, урыны белән секундына 20 метрга кадәр тизлектәге буран, күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начараю фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot