Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда федераль трассада дүрт автомобиль бәрелешкән - фото
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе зыян күргән.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Көндезге 3ләрдә диспетчер хезмәтенең 122 бердәм номерына Татарстанның Теләче районы трассасында дүрт автомобиль бәрелешү турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Мәскәү-Уфа трассасының 898нчы чакрымында 10 нчы модель «Лада», «Шевроле Круз», Volvo һәм DAF йөк машиналары һәлакәткә эләккән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада» җиңел машина йөртүчесе зыян күргән. Коткаручылар аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм табибларга тапшырганнар.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз