news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда федераль программа кысаларында 55 тарихи бина яңартылачак

Татарстанда 55 мәдәни мирас объекты 2045 елга кадәр исәпләнгән «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау» федераль программасына кертелгән. Бу хакта республика Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.

Программа тарихи биналарны реставрацияләүгә генә түгел, аларны алга таба да төбәкләрнең икътисади һәм иҗтимагый тормышына җәлеп итүгә дә юнәлтелгән. Илдә барлыгы меңгә якын объектны торгызу һәм заманча файдалануга җайлаштыру планлаштырыла.

Программаны гамәлгә ашыру өчен махсус цифрлы инструмент – РФ Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләнгән бердәм онлайн-платформа булдырылган. Ул инвесторлар һәм төбәк хакимиятләре өчен керү ноктасы булып хезмәт итә. Платформада Россиянең 81 төбәгендә урнашкан 1,6 меңнән артык мәдәни мирас объекты турында мәгълүмат тупланган.

Ресурста ташламалы кредитлау мөмкинлекләре турында мәгълүмат, шулай ук мәдәни мирас объектларында эшләр башкару өчен лицензияләре булган 700дән артык подрядчының контактлары урнаштырылган. Объектларны торгызу барышы «цифрлы юл картасы» форматында күренеп бара. Анда проектларны гамәлгә ашыру этаплары һәм сроклары күрсәтелә. Мондый механизм бүгенге көндә инвесторларга тапшырылган 130дан артык объектта кулланыла.

Комитетта ачыклык кертүләренчә, платформада Татарстанның төрле районнарында урнашкан 55 тарих һәм архитектура һәйкәле тәкъдим ителгән. Аларның 12се өчен инвесторлар билгеләнгән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot