news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда федераль Хөкүмәт тәкъдим иткән бөтен механизмнар да эшли - Герман Греф

Бу хакта бүген "Саклык банкы"ның эшлекле иртәнге ашында финанс учреждение башлыгы Герман Греф белдерде.

Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Мәскәү тәкъдим иткән бөтен проектлар да тормышка ашырылган - бу төбәк хакимиятенең мөһим роль уйнавының чираттагы үрнәге. Бу хакта бүген "Саклык банкы"ның эшлекле иртәнге ашында финанс учреждение башлыгы Герман Греф хәбәр итте дип яза "РИА-Новости".

"Татарстанда федераль Хөкүмәт тәкъдим иткән бөтен механизмнар да эшли - МИЗ, алгарышлы үсештәге территорияләр һәм технопарклар. Татарстанда халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә үткәрелде, төбәктә социаль инфраструктураны күтәрделәр. Барысы да Татарстандагы Инннополис турында сөйлиләр, шулай ук үз вакытында традицион сәнәгатьтән заманча технологияләргә инвестицияләр җәлеп итүгә күчтеләр. Бу төбәк хакимиятенең җитәкчелеге профессиональ булганда, ирешелгән казанышлар үрнәге", - дип белдергән Греф.

news_right_1
news_right_2
news_bot