news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда федераль бюджет исәбенә гриппка каршы прививканы халыкның 34 проценты ясаткан

Барлыгы бу сезонда республикада 1 313 754 кешегә гриппка каршы прививка ясалган.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда халыкны федераль бюджет исәбенә гриппка каршы вакцинацияләү төгәлләнде. Бу хакта Кулланучыларның хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлыгы бу сезонда республикада 1 313 754 кешегә прививка ясалган, бу - халыкның 34,1 проценты дигән сүз. Башка чыганаклардан 38 244 кешегә вакцинация үткәрелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot