news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда федераль акчалар алучы театрлар саны арткан – Актаныш театры кушылган

Татарстанда федераль акчалар алучы театрлар саны арткан – Актаныш театры кушылган
Актаныш театрының "Итил суы ака торур" спектакленнән күренеш
Александр Эшкинин/архив

Татарстанда «Кече ватан театрлары» федераль проекты буенча акча алучы театрлар саны арткан – 2022 елдан башлап 13 театрга «Бердәм Россия» партиясе проекты буенча спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча бирелә.

«2022 елдан башлап проектта катнашучылар 13 театр булды. Безгә Актаныш муниципаль театры кушылды», - дип таныштырды театрларның федераль проектның кураторы, ТР Дәүләт советы депутаты Людмила Рыбакова. Бу турыда ул «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе офисында 2023 елга планнар билгеләр өчен оештырылган очрашуда әйтте.

«Безне шушы проектка кертүегез өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Муниципаль театр булганчы без халык театры идек. Хәзер дә авыллардагы халык театрлары белән эшлибез», – дип театр эшчәнлеге турында сөйләде театр директоры вазифаларын башкаручы Алсу Хуҗина.

Ул театрның беркайчан да зур әсәрләргә тотынырга курыкмавын ассызыклады. Нурихан Фәттах әсәре буенча куелган «Итил суы ака торур» әсәренең театрның йөзек кашына әйләнүен әйтеп узды. «Театрыбызның үз режиссеры бар – Нур Хөсәенов. Ул кайткач, коллективыбызга яңа сулыш өрелде», – диде ул.

Алсу Хуҗина яңа оешып килгән театрга матди ярдәмнең кирәк булуына басым ясады, сәхнәгә аппаратуралар алу өчен федераль акчаларга өметләнүләрен әйтте.

2022 елда федераль акчалар хисабына Актаныш театры ике спектакль куйган. Аның берсе Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Көтәм сине» спектакле. Театр аның белән гастрольләргә йөри.

Икенчесе Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кайтыр өчен китәм» пьесасы буенча Әлфия Авзаловага багышлап куелган спектакль. Театр аны драматургка махсус заказ белән яздырган. Спектакль Әлфия Авзалованың юбилеена әзерләнә.

2023 елга Актаныш театры ике әсәр сәхнәләштерергә уйлавын әйтте. Ләкин әсәрләр партия һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләрендә сораулар тудырды. Мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова театрның һәвәскәр авторның моңарчы бастырылмаган билгесез әсәргә алынуга сак карарга киңәш итте. Икенче әсәр – балалар өчен тәрҗемә әсәре дә төрле сораулар тудырды.

Оештыручылар, федераль акчалар алуга бәйле рәвештә, театр алдына куелган таләпләр белән таныштырдылар, отчет бирү каралганлыгын искәрттеләр.

Киләсе елга федераль акчаларга репертуар булдыру мәсьәләсендә театр әле уйлана.

  • Федераль проект кысаларында муниципаль театрлар спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен 2 млн сумнан артык акча ала.
  • Хәзер «Кече ватан театрлары» проектына Татарстаннан өч муниципаль театр катнаша. Болар – Яшел Үзән музыкаль театры, Түбән Кама Яшь тамашачы театры һәм Актаныш татар театры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100