news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда фатир арендалау бәяләре бер елда 20 процентка арткан

Татарстанда фатир арендалау бәяләре бер елда 20 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2025 елның февраль ае йомгакларыннан билгеле булганча, Татарстанда фатир арендалауның уртача бәясе 32 мең сумны тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ»га «Яндекс Аренда» сервисы җитәкчесе Роман Жуков хәбәр итте.

Бу күрсәткеч гыйнвар ае белән чагыштырганда 4,6 процентка кимегән. Әмма еллык күрсәткечтә республикада торак арендалау бәяләре 20 процентка диярлек арткан.

«Бәяләр артуга сәбәпче булган факторларның берсе – яңа төзелеш объектлары аренда базарына чыгу. Икенче фактор – ипотека буенча базар ставкасы арту сәбәпле сатып алучыларның бер өлеше икенчел торак һәм яңа төзелгән торак сатып алу сегментыннан озак вакытлы аренда сегментына күчү», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Соңгы фактор, Жуков фикеренчә, 2024 елда озак вакытлы аренда базарына сизелерлек йогынты ясады. 2025 елда бу тенденция дәвам итәчәк, әмма ул кадәр актив үсмәячәк.

«Бер айда (гыйнвардан февральгә кадәр) бәяләр кимү милекчеләр акрын гына активлаша башлау белән бәйле. Алар Яңа ел чорында тынып торганнан соң фатирларын экспозициягә куя башлады. Ихтыяҗ шулай ук үсә, ләкин базардагы тәкъдимнәр санына караганда акрынрак темплар белән», – дип йомгаклады эксперт.

Шул ук вакытта иң популяр лот булып бер бүлмәле һәм ике бүлмәле фатирлар кала. Мондый фатирларда берүзең дә, гаилә белән дә яшәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100